“Шәҗәрәләр – нәсел агачы” VI төбәкара фәнни – гамәли конференциясе

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

2019 нче елның 14 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Буа шәһәренең Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” VI төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Ул “2014-20202 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм  фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башкарма комитеты Мәгариф  идарәсе белән берлектә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, күренекле шәхесләрнең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатыннан гомуми белем бирү оешмалары  укучылары өчен үткәрелде.

Конференциядә Буа муниципаль районы, республикабыз һәм  Россия Федерациясе мәктәпләре катнашты. Конференциягә барлыгы 270 эш килде, шуларның 19-ы регионнардан ( Пермь өлкәсе -1, Чувашия -8, Пенза -2, Төмән -3, Түбән Новгород - 2, Башкортстан- 2, Свердлау өлкәсе - 1). 2 нче турга 120 эш сайлап алынды һәм 79 эш “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” VI төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары” җыентыгына кертелде.

Конференциянең эше 4 секциядә дәвам итте:

I секция “Нәселемдә – бөек шәхес”

II секция   “Гаиләмнең кадерле ядкяре”

III секция “Туган ягымда мәчетләр төзелү тарихы”

IV секция  “Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы”.

Конференциянең җиңүчеләре Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләренә ия булдылар. Калган катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Конфереция кунаклары һәм катнашучылар мәктәпнең Р.Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музеенда экскурсиядә булдылар. Буа районы мәктәпләре укучыларының һәм катнашучыларның  күрсәтмә материалларыннан күргәзмә оештырылды.

Конференциядэ жинучелэр:

 “Нәселемдә –бөек шәхес” секциясе

  1. Абдуллина Алия Алмаз кызы – 1 нче урын (Буа  районы,  академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәп)
  2. Сөнгатуллина  Әдилә Шамил кызы – 2 урын (Апас районы,  Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе)
  3. Хәйретдинов Самат Заһит улы – 2 урын (Тәтеш муниципаль районы Байраш төп гомуми белем бирү мәктәбе
  4. Залалдинов Ранил Радик улы – 3 урын  (Чүпрәле районы Кече Чынлы урта)
  5. Сабирова Зәйнәб Рафаэль кызы- 3 урын (Саба районы Шәмәрдән лицее)
  6. Рәхимова Миләүшә Илнур кызы - 3 урын (Норлат шәһәре, 4 нче урта гомуми белем мәктәбе)

 

“Гаиләмнең кадерле ядкяре” секциясе

  1. Салахов Риналь Марат улы - 1 нче урын (Буа шәһәре академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәп)
  2. Низамова Алинә Дамир кызы - 2 урын (Казан шәһәренең «Елена-Сервис» мәктәбе)
  3. Гыйльметдинова Камилә Ринат кызы – 2 урын (Тәтеш районы Олы Тархан мәктәбе)
  4. Гарипова Алия Альфрид кызы – 3 урын (Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең 3 нче номерлы мәктәбе)
  5. Хәмидуллина Адилә Айдар кызы – 3 урын (Апас районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе)
  6. Шәмиев  Фәнис  Марс улы – 3 урын (Буа шәһәре 2 нче номерлы лицей)

 

“Туган ягымда мәчетләр төзелү тарихы” секциясе

  1. Галиева Илюзә Фирдус кызы – 1 урын (Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы, «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
  2. Хөсәинова Сөмбел Илнар кызы – 2 урын (Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы, Дәвеш төп  гомуми белем бирү мәктәбе)
  3. Сафиуллин Инсаф Радик улы – 2 урын (Татарстан Республикасы Апас районы “Апас урта гомуми белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”)
  4. Бикмуллина Люзия Рөстәм кызы – 3 урын (Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы, Яңа Чәчкап урта гомуми белем мәктәбе)
  5. Сөнгатуллина  Айгизә Шамил кызы – 3 урын (Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе)
  6. Хәйбуллина Адилә – 3 урын (Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы, Адав–Толымбай урта гомуми белем бирү мәктәбе)

 

         “Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы” секциясе

  1. Низамов Алмаз Дамирович – 1 урын (г. Казань, Московский район, ЧОУ СОШ «Елена-Сервис»)
  2. Гурлина Агата Владимировна – 2 урын (Буа шәһәре академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәп)
  3. Исмәгыйлев Илфат Искәндәр улы – 2 урын (Буа шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясе)
  4. Буреева Динә Рафаэль кызы – 3 урын (МАОУ “Гимназия-интернат №4” Киров районы Казан шәһәре)
  5. Җәләлов Айнур Җәүдәт улы – 3 урын (Чистай  районы Яуширмә мәктәбе)
  6. Шакирова Динара  Илдар кызы – 3 урын (Бөгелмә районы 2 нче лицей)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International