Бөтенроссия тикшерү эшләрен камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю башлана

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Мәгариф сыйфатын бәяләү Федераль институты (ФИОКО) Бөтенроссия тикшерү эшләрен оештыруны һәм эчтәлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыя башлый. Бу хакта белем бирү сыйфатын бәяләү Федераль институты директоры Сергей Станченко  Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Ситуацион-мәгълүмат үзәгендә узган "Бөтенроссия тикшерү эшләреннән кем курка?" дип ат алган түгәрәк өстәл дә сөйләде.

Барлык хәбәрләр, кисәтүләр  мәгариф системасын үстерү максатыннан Бөтенроссия тикшерү эшен тагын да сыйфатлырак һәм файдалы итәр өчен  җентекләп анализланачак.   Тәкъдимнәр 2020 елның 1 мартына кадәр кабул ителәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International