Катнашучыларны теркәү проект сайтында бара: youngreaders.ru.
«Балалар өчен зур күләмле әдәби белем бирү проекты Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыруга, укучылар карашын киңәйтүгә юнәлдерелгән. Конкурс барлык төбәкләрдә дә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә», - дип хәбәр итә аны оештыручылар.
Иҗади бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Аларга проза әсәрләреннән өзекләр укып, класс, мәктәп, район, төбәк һәм Бөтенроссия турларында сайлап алуны уңышлы үтәргә кирәк.