Казанда WorldSkills Russia "Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатының беренче һәм төп этабы тәмамланды.
16 ноябрьдә WorldSkillsт буенча 75 һәм JuniorSkills буенча 38 компетенциядә мәктәп укучыларын һәм техникум студентларын бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы Ленин исемендәге Казан мәдәният йортында узды.
Республикада 43 локация чемпионат мәйданчыгы булды: Бөгелмә, Буа һәм Алабугадан Казан, Түбән Кама, Тәтеш һәм Иннополис.
Татарстан буенча меңгә якын мәктәп укучысы төбәк чемпионатында катнашты һәм WorldSkills хәрәкәте белән танышты.