2019 елда «Россия ел тәрбиячесе» X Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә «Россия ел тәрбиячесе» X Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы уза.
Татарстан Республикасыннан әлеге конкурста республика этабында җиңүче Казан шәһәре Совет районының 50-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Воронцова Анастасия Олеговна  катнаша.
16-18 ноябрь көннәрендә йомгаклау этабында катнашучылар өч конкурс сынавын уздырдылар: «Бирелгән темага инша», «Мастер-класс» һәм «Балалар белән педагогик чара». Үткәрелгән сынау нәтиҗәләре буенча Россиянең 15 иң яхшы тәрбиячесе – конкурс лауреатлары игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International