Татарстан җыелма командасы инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча V илкүләм «Абилимпикс» чемпионатында катнашу өчен Мәскәүгә китте.
Россия башкаласында 18-22 ноябрьдә чемпионатның сайлап алу туры, ә аннары финал турлары узачак. Татарстаннан 98 катнашучы – «Абилимпикс» төбәк этабында җиңүчеләр чыгыш ясаячак. Ярышлар өч категория буенча узачак – «мәктәп укучылары», «студентлар», «белгечләр».
Татарстан җыелма командасын тантаналы озату Казан-1 тимер юл вокзалы перронында узды. Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты. «Сезгә уңышлар телим. Барысы да сезнең кулда», - диде ул чемпионатта катнашучыларга.