15-17 ноябрьдә Мәскәүдә педагогик хезмәткәрләрнең "Кеше тәрбияләү – 2019" Бөтенроссия һөнәри конкурсының финал этабы узды.
Татарстан катнашучылары ике номинациядә икенче урын алдылар."Балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм укучылар үзидарәсе органнары үсешенә ярдәм итү" номинациясендә призлы урынны Казан шәһәре Совет районының 125-нче гимназиясе педагог-оештыручысы Гүзәл Шәрәфетдинова яулады.
"Уку эшчәнлегеннән тыш тәрбия" номинациясендә призлы урын Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясеннән сыйныф җитәкчесе Кристина Казанцевага бирелде.