15-16 ноябрьдә Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясе базасында яшь армия отрядлары арасында "Ватанны сакларга әзер!" дип аталган республикакүләм ярышлар узды. Турнир Россия яшь патриотларының "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) физкультура-спорт комплексының "Җиңүгә тигезләнү" Бөтенроссия слеты кысаларында оештырылды.
Ярышларда Татарстанның 23 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 100 дән артык укучы катнашты. Балаларга төрле сынаулар узарга туры килде – мәсәлән, йөзү, озынлыкка сикерү, турникта күтәрелү һ. б.
Түбән Кама, Минзәлә, Мөслим, Саба, Лениногорск, Кукмара, Баулы, Сарман, Нурлат һәм Яңа Чишмә районнары командалары җиңүче һәм призер булдылар.