Татарстаннан Анастасия Воронцова "Россия ел тәрбиячесе-2019" конкурсының топ – 15енә керде

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

18 ноябрьдә Мәскәү өлкәсендә «Россия ел тәрбиячесе» X Бөтенроссия һөнәри конкурсының 15 лауреаты исемнәрен игълан иттеләр.
Алар арасында Казан шәһәре Совет районының 50-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Воронцова да бар.
Лауреатлар алда әле тагын ике конкурс сынавы үтәчәк. Алар  жюри хөкеменә «Минем уңышлы проектым» дигән доклад-презентация тәкъдим итәчәк һәм «Профессиональ сөйләшү» ток-шоуында катнашачак.
19 һәм 20 ноябрьдә конкурс сынауларының онлайн-трансляциясе узачак, Татарстаннан катнашучы өчен "Россия ел тәрбиячесе" конкурсының рәсми сайтында тавыш бирергә мөмкин: www.vospitatel-goda.ru. 
«Россия ел тәрбиячесе – 2019» конкурсының абсолют җиңүчесе 20 ноябрьдә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Йортында игълан ителәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International