Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбиячеләрне сайладылар

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда республика мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары арасында "Куркынычсызлык белеме шкатулкасы" дип аталган лэпбуклар республика смотр-конкурсы узды. Смотр-конкурста Татарстан Республикасының 686 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 1518 педагог катнашты. Экспертлар советы тарафыннан шәһәр педагогларының иң яхшы 10 эше һәм авыллардагы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының иң яхшы 10 эше сайлап алынды.
19 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең актлар залында финалистларның эшләрен яклау булды. Катнашучылар лэпбукның автор эшләнмәләрен һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсызлык күнекмәләренә өйрәтү буенча мастер-класс видеоматериалларын тәкъдим иттеләр.
Конкурста җиңүчеләр һәм лауреатлар дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International