БДИ-2019да катнашучылар тарафыннан язылган берничә эшнең нәтиҗәләре кабат тикшерелгәннән соң гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Бу хакта Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте башлыгы Сергей Кравцов "Известия"газетасына биргән интервьюсында хәбәр итте.
"Аерым фәннәр буенча эксперимент тәртибендә без махсус программа мөмкинлекләрен - ясалма интеллект системасы үрнәгенең бер өлешен кулланып карадык, - дип сөйләде ул. - Барлык имтиханнардан соң өстәмә рәвештә чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИның төрле фәннәре буенча җавапларына анализ ясалды. Максаты-әлеге берничә эшне бер үк катнашучы язган булу-булмавын билгеләү. 700 мең 75 эшнең (төрле төбәкләрдән) кайберләре шик уятты. Без аларны почерковедка экспертизасына тапшырдык. 11 эш буенча шикләр расланды. Рособрнадзор бу материалларны хокук саклау органнарына җибәрде".