"Талант һәм уңыш" фонды мәктәптәге гомуми белем фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңгән балаларга РФ Президенты премиясен тапшырды. Премияләрне шулай ук аларны әзерләгән остазлар да алды. Аларның гомуми суммасы 59,6 миллион сум тәшкил итә.
Алтын медаль өчен премия - бер миллион, көмеш медаль өчен - 500 мең, бронза өчен 400 мең сум тәшкил итә. Барлыгы 37 халыкара олимпиадада җиңүче һәм призер бүләкләнде. 22 миллион сум - 22 алтын, 7 миллион сум - 14 көмеш, 0,8 миллион сум ике бронза медаль өчен бирелгән.