Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы тарих буенча федераль дәүләт стандартларына кертелгән яңалыклар турында сөйләде

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

19 ноябрьдә Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева Казанга эш сәфәре кысаларында "Россия гуманитар белеменең актуаль мәсьәләләре" форумында катнашты, ул тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия киңәшмәсен һәм Татарстан Республикасы тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының III съездын берләштерде.
Үз чыгышында министр тарих һәм җәмгыять белеме буенча башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларының яңа редакциясе турында сөйләде.
Аерым алганда, ул тарих курсының эчтәлеге "Хәзер тулысынча тарихи-мәдәни стандарт кертелгән яңа укыту-методик комплекс концепциясенә нигезләнә", дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International