18-22 ноябрьдә Пенза шәһәрендә "Йөрәгемне балаларга бирәм" дип аталган өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык Бөтенроссия конкурсының финал этабы уза. Татарстан Республикасы данын әлеге бәйгедә дүрт укытучы яклый:
"Техник" - Евгений Денисов, Казан шәһәре Совет районы лицей - инженер үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;
"Табигый фәннәр" - Альбина Дәүләтшина, Лениногорск районы Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы;
"Физкультура-спорт"- Максим Малахов, Яр Чаллы шәһәре 15 нче балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы;
"Өстәмә белем бирүдә остазлык " - Сергей Жилин, Бөгелмә районы балалар техник иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы.