Татарстанда "Спортта минем тарихым" балалар эшләре конкурсы старт ала

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында "Балалар спорты"  федераль проекты кысаларында "Спорттагы минем тарихым" дигән балалар эшләре конкурсы игълан ителә. Конкурска эссе, хикәя, очерк, зарисовка форматында текстлар, шулай ук шигырь текстлары кабул ителә.
Конкурс мәктәп укучыларының, балалар спорт мәктәпләрендә һәм физкультура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Конкурсның нәтиҗәләре 2019 елның декабрендә билгеле булачак, җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International