Нурлат районында методистлар белем бирү процессында туган телнең роле турында фикер алыштылар

2019 елның 22 ноябре, җомга

21 ноябрьдә Нурлат районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинар – киңәшмәсе «Нурлат районында туган телне укыту: актуальлек, заманчалык, тәҗрибә» темасы астында узды.

Семинарда Алексеевск, Аксубай, Әлки, Спас, Чистай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Норлат районы мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Секция утырышлары Норлат шәһәренең гимназиясендә булды.

Семинар – киңәшмәнең пленар утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия  Әхмәтҗанова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил  Салихов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Диләрия Абдуллина , «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»ның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Лилия Гыйләҗева  чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International