Россиянең 11 төбәгеннән, шул исәптән Татарстанны да кертеп, галим-энциклопедиклар "Википедия" аналогын эшләүгә кушылды. Бу хакта "Зур Россия энциклопедиясе" фәнни нәшриятының җаваплы мөхәррире Сергей Кравец сөйләде.
"Белгечләр өчен проектта катнашу – гомумфедераль дәрәҗәдә үз төбәгенең образын булдыру мөмкинлеге», – дип ассызыклады ул.
Тикшеренүчеләр зур Россия энциклопедиясе порталы өчен төбәкләр белән бәйле вакыйгалар, объектлар һәм персоналлар турында слотлар әзерләячәк. Татарстаннан тыш, мөхәррир проектка кушылган Башкортстан, Якутия һәм Тамбов өлкәсе экспертларын искә алды.