"Большие вызовы" Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2019 елның 22 ноябре, җомга

"Большие вызовы"  Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсы фәнни һәм тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары өчен зур чара булып тора. Быел "Сириус" белем бирү үзәге тарафыннан 7-11 сыйныф укучылары өчен оештырылган бәйге инде бишенче тапкыр үткәрелә. Традиция буенча конкурста җиңүчеләр һәм призерлар 2020 елның июлендә үзәктә узачак "Большие вызовы" фәнни-технологик программасында катнашачак. Конкурста катнашу өчен 2020 елның 1 мартына кадәр сайтта гариза бирергә кирәк konkurs.sochisirius.ru. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International