21, 22 ноябрьдә Мәскәүдә предмет, методик, психологик-педагогик, коммуникатив компетенцияләр буенча бердәм федераль бәяләү материалларын кулланып педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү процедураларын камилләштерү буенча Бөтенроссия форумы узды. Форум эшендә Татарстан вәкилләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Кадрлар сәясәте бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Гөлзада Шәяхмәтова республика мәктәпләре базасында федераль бәяләү материалларын апробацияләү нәтиҗәләре турында, Татарстан Республикасында педагогик хезмәткәрләргә аттестация үткәрү һәм әзерләү өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.