16 декабрьдә Түбән Новгородта «Комедiя» театры сәхнәсендә «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Бу көнне оештыручылар Идел буе федераль округының студентлар һәм мәктәп спектакльләре фестивале лауреатларына, “Иң яхшы режиссер”, “Иң яхшы актер” һәм “Иң яхшы актриса” номинацияләрендә җиңүчеләргә, шулай ук фестиваль афишалары конкурсы призерларына бүләкләр тапшыра.