22 ноябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында республикадагы күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестиваленең гала-концерты узды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.
Фестивальнең Гран-приена Балтач районы Урта Көшкәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Инвожо" фольклор ансамбле лаек булды (җитәкчеләре-Виктор Камаев, Лилия Чирикова).