Татарстан җыелма командасы "Абилимпикс" милли чемпионатында 2 нче урынны алды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

20-22  ноябрьдә  Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" V Милли чемпионаты финалы узды. Татарстаннан ярышларда 43 һөнәри компетенция буенча 90 катнашучы катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы гомумкоманда зачетында 2 нче урынны яулады. Беренче урында - Мәскәү, өченче урында-Мәскәү өлкәсе. Чаралар ВДНХ территориясендә ике этапта узды – сайлап алу ярышлары һәм финал ярышлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International