"ПЛАНЕТА – безнең байлыгыбыз" конкурсына старт бирелде

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

"Наше достояние" мәгълүмати-ресурс үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешма һәм "Милли паркларны үстерү үзәге Вайлдкемп (Кыргый лагерь)"  коммерцияле булмаган автоном оешма "Планета – безнең достояние" конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. Конкурс яшь гражданнарда экологик культура, әйләнә-тирәлеккә сак караш, аеруча саклаулы табигый территорияләр һәм экологик инструментлар турында белемнәрне күтәрү максатыннан үткәрелә.
Анда дәүләт һәм муниципаль оешмаларда белем алучы 11-18 яшьлек Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Бәйге барлык белем бирү оешмалары номинацияләре буенча үткәрелә: 4-5 сыйныф, 6-7 сыйныф, 8-9 сыйныф, 10-11 сыйныф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International