Ноябрь-декабрь айларында Казан федераль университеты базасында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы педагогик кадрларында цифрлы компетенцияләрне формалаштыруга юнәлдерелгән белем бирү программалары тормышка ашырыла.
Укытуны финанслау "Мәгариф" милли проекты "Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр" федераль проектының "Өстәмә белем бирү программаларын һәм һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында гражданнарны өзлексез белем бирү программалары буенча укыту" проекты кысаларында КФУ откан грант хисабына тормышка ашырыла.