26 ноябрьдә Казанның 82нче балалар бакчасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашачак.
Грантның максаты-балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү процессын камилләштерү, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының иң яхшы эш тәҗрибәсе белән таныштыру.
Конкурсның сайлап алу турында Татарстан Республикасының 55 балалар бакчасы катнашты, иң яхшы 28 балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә грантка ия булды.