17-21 ноябрьдә Санкт - Петербургта "Спорт һәм иҗат" дип аталган 41 нче Бөтенроссия фестивале узды. Әлеге фестиваль кысаларында махсус олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы (армрестлинг, өстәл теннисы һәм юнифайд-өстәл теннисы, боулинг, дартс, футзал, новус, шашка, бадминтон, юнифайд-бадминтон, чирлидинг һәм спорт буенча ярышлар) һәм "Өмет җиле" Бөтенроссия конкурсы (үзешчән сәнгать смотр - конкурсы) үткәрелде. Мамадыш интернат-мәктәбе укучылары командасы "Спорт һәм иҗат" Бөтенроссия фестивалендә Татарстан данын яклады. Быел тәрбияләнүчеләр спортның ике төре – өстәл теннисы һәм кул көрәше буенча көч сынашты, шулай ук "Өмет җиле" иҗади конкурсында "вокал" һәм "нәфис уку" номинацияләрендә катнашты.