26 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалларында “Музей – мәгариф территориясе” дип исемләнгән фәнни-гамәли конфренция булачак.
26 ноябрьдә Казанда Халыклар дуслыгы йортында конференцияне ачу тантанасы була, аның кысаларында Татарстан Музейлары ассоциациясенең республика музейлар челтәренең проект эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм перспективаларына багышланган гомуми җыелышы узачак.
Атна дәвамында ТР Милли музее һәм аның музей-филиаллары мәйданнарында – Ш.Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеенда (Татар китабы йорты), А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музейларында, Габдулла Тукай әдәби музеенда, В.И.Ленин музей-йортында һәм Е.А.Боратынский музеенда тематик секцияләр эшләячәк, яңа экспозицияләр һәм күргәзмәләр, мастер – класслар һәм музей дәресләре узачак.