Казан энергокөллиятендә электромонтаж буенча чемпионатлар узды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

19 ноябрьдә Казан энергетика көллиятенең махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге базасында "Электромонтаж"  компетенциясе буенча ике чемпионат узды: энергетика комплексы предприятиеләренең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча II республика тармак чемпионаты һәм "Зирәк күнекмәләр" төбәк тармак чемпионаты (WISE SKILLS).
Чемпионатның төп максаты эшче энергетика һөнәрләренең алдынгы тәҗрибәсе һәм осталыгын тарату,
өзлексез һөнәри үсешкә һәм яшьләрне эшче һөнәрләргә җәлеп итүгә булышлык күрсәтү,
энергетика һөнәрләре хезмәткәрләренең югары квалификацияле хезмәте дәрәҗәсен күтәрү,
өлкән буын "Федераль проекты кысаларында"  "Электромонтаж"  компетенциясе буенча пенсия яшендәге гражданнарны укыту программаларын популярлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International