Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина Россиядә "Үрнәк һөнәрләр" уникаль онлайн-тренажерын эшләтеп җибәрүләре турында хәбәр итте, дип яза "ПроеКТОриЯ" форумының матбугат хезмәте.
Бу хакта ул Ярославльдә узган "ПроеКТОриЯ" Бөтенроссия һөнәри навигация форумында хәбәр итте.
Тренажер югары сыйныф укучыларына уен формасында кирәкле һөнәрләр белән танышырга һәм аларны сайлау буенча киңәшләр алырга мөмкинлек бирәчәк.