Югары уку йортларын студентлар өчен практика оештырырга мәҗбүр итәчәкләр

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Россия югары уку йортлары барлык студентлар өчен челтәр формасы буенча практика оештырачак. Тиешле закон 25 ноябрьдә пленар утырышта Федерация Советы тарафыннан хупланды.
Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан эшләнгән инициатива белем бирү оешмаларының мәгариф программаларын гамәлгә ашыруның челтәр формасыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә.
Документ авторлары үзлегеңнән белем алу ярдәмендә кирәкле күнекмәләрне һәрвакытта да алырга мөмкин булмаудан чыгып эш итә. Шуңа күрә булачак белгечкә һөнәри әзерлекне нәкъ менә белем бирү оешмасы тәэмин итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International