V республика химия турнирында җиңүчеләр билгеле

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 22-24 ноябрьдә V республика химия турниры узды.
Анда Әлмәт, Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Зәй, Питрәч, Яңа Чишмә районнарыннан һәм Казаннан килгән 12 команда составында 62 укучы катнашты.
Турнир өч турда узды, аларның һәркайсында катнашучы командалар химия җитештерүендә һәм көндәлек тормышта килеп чыккан проблемаларга багышланган конкурс биремнәре чишелешләрен тәкъдим иттеләр.
Химия бәхәсләре нәтиҗәләре буенча команда беренчелегендә ике команда - КФУ IT-лицееның "Полиформисты" командасы һәм Әлмәт районының "Свободные радикалы" җыелма командасы җиңүче һәм I дәрәҗә дипломга ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International