Химия буенча укучыларның төбәкара олимпиадасында катнашу өчен 9,10,11 сыйныф укучылары чакырыла. Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар БДИның суммар баллына тәңгәл рәвештә 10 һәм 7 балл алалар.
Олимпиаданы оештыручылар - Д.И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты һәм И. М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты.
Олимпиада ике этапта узачак: сайлап алу (online) һәм йомгаклау (көндезге). Сайлап алу этабы (Интернет-тур) 2019 елның 18 ноябреннән 2020 елның 10 гыйнварына кадәр үткәрелә һәм үз эченә химия буенча биремнәрне үтәүне ала.