Татарстанның 30га якын билингваль балалар бакчасы ярты миллион сум грант отты

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантын җиңүчеләрне бүләкләде. Конкурста 55 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты, аларның 28е 500 мең сум күләмендә грант отты.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын бүләкләү тантанасы Казанның 82нче балалар бакчасында узды.
Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2 меңнән артык балалар бакчасы эшли, әмма яңа мәктәпкәчә белем бирү оешмалары да төзелә.
«Быел гына да илкүләм проект буенча 6 мең урынга 30 балалар бакчасын тапшырачакбыз. Инде 26сы тапшырылган. Киләсе елда ике еллык программаны башлыйбыз, аның буенча илкүләм проект кысаларында тагын 50 балалар бакчасы төзеләчәк», – дип ассызыклады ул.

Мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, республикада билингваль балалар бакчаларыннан тыш, полилингваль учреждениеләр дә булдырыла. «Без телләребезгә карата хөрмәт тәрбияләргә тиеш. Дус һәм толерантлыкта гына без яши һәм иҗат итә алабыз, - дип белдерде ул. – Безнең һәрбер балалар бакчасы, Казан гына түгел, авыл җирлегендә дә полилингваль булырга мөмкин. Әмма бу үзмаксат түгел. Без балага мөмкин кадәр күбрәк конкурентлы өстенлекләр бирергә, балаларның табигый потенциалын ачарга телибез».
Конкурс комиссиясе ике атна дәвамында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче иң яхшы балалар бакчаларын бәяләү һәм сайлап алу өчен Татарстанның 26 районында булды.

Нәтиҗәдә, грантларны Казанның сигез балалар бакчасы, шулай ук Яр Чаллы, Бөгелмә, Арча, Чистай, Лениногорск, Саба, Мамадыш, Биектау, Мөслим, Питрәч, Түбән Кама, Азнакай, Ютазы, Буа, Сарман, Лаеш, Алабуга, Әлмәт һәм Теләче районнарыннан алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International