26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2019 елның 23 сентябреннән 7 октябренә кадәр узган “Бала күзлегеннән виртуаль дөнья” республика рәсем һәм видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин катнашты.
Конкурсның максаты - әйләнә-тирә дөньяны иҗади фикерләү һәм кабул итү аша медиакиңлектә балаларның җаваплы һәм куркынычсыз үз-үзләрен тотышын булдыру.
Конкурс беренче тапкыр 2018 елда өч номинациядә үткәрелде. Агымдагы елда өч номинациягә видеороликларның ике номинациясе өстәлде.
Алга таба конкурсантларның видеороликлары мәктәпләрдә мәгълүмати куркынычсызлык проблемаларына багышланган сыйныф сәгатьләрендә методик материаллар сыйфатында кулланылачак.