22 ноябрьдә Түбән Камада "Белем сыйфаты: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр" дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә 400 дән артык кеше катнашты. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова сәламләде. Аның белем бирүнең цифрлы трансформациясе темасы буенча чыгышы конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.