25 ноябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә "Россия яшьләр берлеге" гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм "Россия – мөмкинлекләр иле" АКБО ярдәмендә һөнәри белем бирү оешмаларының "Ел студенты – 2019" Россия милли премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Конкурста 9 номинациядә 21 катнашучы һәм 6 студент берләшмәсе лауреат булды. Иң югары бүләкне - "Ел студенты Гран-при"ен Ростов өлкәсеннән килгән студент Ольга Денисюк яулады.