2 декабрьдә КФУның икенче уку корпусында 17.00 сәгатьтә "PROНаука КФУда" фәнни-популяр проектының "Төн формуласы" дип аталган XI сериясе башлана. Бу юлы " Университеттагы төн" математика фәненә багышланган. Ул Н.И. Лобачевский исемендәге Халыкара премия һәм медаль тапшыру тантанасы белән бер көнне булачак.
Программада – КФУ галимнәре һәм укытучылары тарафыннан фәнни-популяр лекцияләр, белем бирү интерактивлары, конкурслар, мастер-класслар, фәнни-популяр әдәбият күргәзмә-ярминкәсе, фуд-корт.