23-26 ноябрьдә Ярославльдә "ПроеКТОриЯ" Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү форумы узды. Татарстаннан форумда Түбән Кама шәһәренең "Кванториум" балалар технопаркы укучылары Алексей Бушенев, Михаил Шадрин, Екатерина Бушенева катнашты. Форумда балалар белән аларның педагоглары - Кристина Бушенева, шулай ук "Киләчәкнең авторлык дәресләре" Бөтенроссия конкурсында җиңүче, Казанның Совет районы 108-нче номерлы мәктәбе директоры урынбасары Айдар Гайнетдинов та бар иде.