Татарстан мәктәпләренең яртысыннан артыгы финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләргә кушылды

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан мәктәпләре укучылары Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә актив катнашалар. Проект лекторлары - Россия банкы экспертлары һәм финанс базары профессионаллары, алар "турыдан-туры эфирда" мәктәп укучыларына керем һәм чыгымнарны планлаштыру, инвестицияләү, иминиятләштерү, шулай ук мөмкин булган рисклар турында сөйлиләр. Дәресләр укучыларга финанс тәртибе нигезләрен формалаштырырга ярдәм итә.
Көзге сессия кысаларында гына да Татарстанның 600 дән артык мәктәбе виртуаль дәресләргә кушылды, республикада онлайн-дәресләрне карауның гомуми саны 40 меңнән артып китте.
Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрнең көзге сессиясе 18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International