Россиядә узучы Театр елының иң якты яшьләр проекты булган "Театр Идел буе" фестиваленең мәктәп һәм студентлар спектакльләрен 100 меңнән артык кеше карады.
Спектакльләрдә Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 7 меңнән артык яшь актер, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. 29 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә фестивальнең ахыргы - финал тавыш бирү этабы узачак.