Татарстан юристлары балалар хокукларын аңлатты

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә Россия юристлары Ассоциациясе РФ Юстиция министрлыгы белән берлектә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрде. Чара Бөтендөнья балалар көненә багышланган иде. 
Ә 27 ноябрь көнне Минзәлә интернат-мәктәбендә  "Үз хокукларыңны һәм бурычларыңны бел"  дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Очрашуга Татарстан Республикасының Минзәлә районы суды буенча җәмәгать судьясы Чулпан Хәбибуллина, Минзәлә районы прокуроры ярдәмчесе Тимур Габдуллин, РФ Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча ПНД инспекторы Алсу Мәрдәмшина, Минзәлә районы опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Эльмира Минһаҗева, Минзәлә район Советының юридик бүлеге начальнигы Рузинә Бәдриева чакырылган иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International