29 ноябрьдә Казан шәһәренең 180-нче күппрофильле полилингваль гимназиясе базасында фәнни-гамәли конференция һәм мәктәп укучыларының Россия халыклары телләрендә укулары узачак. Конференция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды. Чара алтынчы ел рәттән үткәрелә. Быел фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен республика һәм Россия төбәкләреннән 154 эш кабул ителде.
Конференциянең төп максаты-Россия Федерациясе халыклары телләрен, шул исәптән Татарстан дәүләт телләрен өйрәнү өлкәсендә проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын билгеләү, шулай ук укучыларның туган телләрне өйрәнүгә карата кызыксынуларын арттыру. Чара «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.