29 ноябрьдә Абдулла Алиш исемендәге Шәһәр балалар иҗат сарае базасында "ЮНАРМИЯ йорты" ачылачак.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина, «ЮНАРМИЯ» хәрәкәтенең төбәк бүлеге штабы башлыгы Александр Бородин, хәрәкәтнең муниципаль бүлекләре җитәкчеләре һәм яшь армиячеләр үзләре катнашачак.
Казанның яшь армиячеләре җиһазландырылган кабинетта хәрәкәт буенча дәресләр үткәрә, ветераннар белән очрашулар оештыра, балалар хәрәкәтен үстерү буенча оештыру мәсьәләләрен хәл итә алачак.