Мәгариф өлкәсендә эшләүче Татарстан методистлары өчен Мәскәү эксперты семинар уздырды

2019 елның 29 ноябре, җомга

Казанда мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы белгеч, педагогика фәннәре докторы, Дәүләт гуманитар-технология университетының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы кафедрасы профессоры Алексей Майерның авторлык семинары узды.
Семинар белем бирү һәм һөнәри стандартларны яңарту шартларында мәктәпкәчә белем бирү сыйфаты белән идарә итү мәсьәләләренә багышланды.
Чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы мәгариф идарәсе (бүлекләре) органнары методистлары һәм белгечләре, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, өлкән тәрбиячеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International