9 нчы сыйныфтан соң имтихан тапшыра алмаган һәм аттестатсыз укучылар урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә берничә белгечлеккә укырга керә ала, дип хәбәр итте Рособрнадзорның дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне оештыру идарәсе башлыгы Игорь Круглинский.
"Кайбер эшче һөнәрләре белгечлекләренә 9 нчы сыйныфны тәмамлау турындагы аттестатсыз да кабул итү мөмкин. Белешмә белән кая керергә мөмкин булган белгечлекләр җыелмасы бар", - дип ачыклык кертте Круглинский.