Татарстан укытучылары "Байкалның киләчәге" экология проектында катнашырга чакырыла

2019 елның 29 ноябре, җомга

Татарстан укытучыларын "Байкалның киләчәге" Бөтенроссия экология проектында катнашырга чакырылар. Проектта катнашу өчен 15 декабрьгә кадәр теркәлергә була, дип хәбәр итә оештыручылар.
Проектта теләсә нинди мәктәп катнаша ала. Укытучылардан махсус әзерләү таләп ителми. Проект сайтында онлайн-теркәлүдән соң ук педагог экологик уенны әзерләү һәм уздыру өчен төгәл методик материалларга керә ала.
Интерактив уен 7 - 11 сыйныф укучыларына исәпләнгән. Аның максаты - Байкал күленең төп проблемалары һәм аларны хәл итү ысуллары белән танышу.

Уенда катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: www.будущеебайкала.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International