Татарстан кадетлары өчен математика буенча "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” дип аталган республикакүләм олимпиада узды

2019 елның 29 ноябре, җомга

24 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре укучылары арасында математикадан "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” дип аталган республикакүләм олимпиада уздырды.
Анда Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән районнарыннан 113 укучы катнашты.
Олимпиаданы ябу тантанасында нәтиҗәләр игълан ителде. Саба районының К.С.Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Нияз Ишмиев олимпиаданың җиңүчесе булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International