Казан әти-әниләре балаларын күпфункцияле үзәк аша балалар бакчаларына исәпкә куя алалар

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Казан ата-аналары балаларын ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге офислары аша балалар бакчаларына исәпкә куя ала. 1-нче декабрьдән хезмәтләр исемлеге киңәйтеләчәк – хәзер күпфункцияле үзәктә балалар бакчасын алмаштыру, баланы башка балалар бакчасына күчерү, ташламаларны раслау һәм башкалар турында гаризалар кабул ителәчәк. Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре ата-аналарга консультация бирә, гаризалар һәм документларны кабул итә - хезмәт күрсәтүгә чиратта тору 15 минуттан да артмаячак.

Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Татьяна Багаева сөйләвенчә, балалар бакчасына чиратка кую өчен гаризаны күпфункцияле үзәк офислары аша элек тә кабул иткәннәр. Әмма 1-нче декабрьдән ата-аналар исәпкә куелу турында гына түгел, ә балалар бакчасын үзгәртү, баланың башка балалар бакчасына чиратын күчерү, ташламаларны раслау, махсус төркемнәргә җибәрү өчен сәламәтлек буенча ихтыяҗ булу һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрүдән баш тарту турында гариза бирә алалар. «Балалар бакчасына юллама алуга һәм кабул итүгә кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә күпфункцияле үзәктә халыкны кабул итү кысаларында хәл итәргә мөмкин», – дип ассызыклады Татьяна Багаева.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү бүлеге башлыгы аңлатканча, бу документлар бирү процессын ата-аналар өчен уңайлы итү һәм процедураның вакытын кыскарту өчен эшләнгән, шул ук вакытта, яшәү урынына карамастан, Казанның теләсә кайсы күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. «Бу эш ата-аналар уңайлы шартларга килә алсын, чиратта тору 15 минуттан артмасын һәм мәсьәлә тиз арада хәл ителсен өчен эшләнде», - дип ассызыклады ул.

Татьяна Багаева ата-аналарны кабул итүне күпфункцияле үзәк белгечләре башкарачак дип сөйләде - алар ата-аналарга кирәкле документларны җыю, карап тоту һәм рәсмиләштерү буенча консультация бирә һәм гариза тутырырга ярдәм итә алачак. «Без укыттык, кирәкле аңлатмаларны бирдек, ата-аналарга ничек консультация бирергә, нинди сораулар туачагы һәм аларга ничек җавап бирергә кирәклеген аңлаттык, документлар үрнәкләрен бирдек, яңа гаризалар үрнәкләрен эшләдек», - дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе вәкиле.

Муниципаль хезмәтләрдән 2 айдан 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган Россия Федерациясе гражданнары һәм Казан территориясендә яшәүче чит ил гражданнары файдалана ала.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчасына урнаштыру буенча исәпкә кую өчен ата-аналар (законлы вәкилләр) элеккечә үк дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша (gosuslugi.ru) һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (uslugi.tatarstan.ru) гариза тутыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International