Бүген унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы язды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

2019 елның 4 декабрендә 17 меңнән артык  XI (XII) сыйныф укучысы йомгаклау иншасы (изложение) язды. Йомгаклау иншасы (изложение) урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы барлык мәгариф оешмаларында үткәрелә.
Инша язуда бу уку елының 16773 чыгарылыш сыйныф укучысы, 19 һөнәри белем бирү оешмасы укучысы, узган елгы 6 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты.
Изложениене агымдагы елның 323 чыгарылыш сыйныф укучысы, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 63 катнашучы язды.

Йомгаклау иншасы (изложение) җирле вакыт белән 10.00 сәгатьтә башланды.
Изложение язу вакыты - 3 сәгать 55 минут.

Йомгаклау иншасы нәтиҗәләре ике атнадан соң билгеле була.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International