Кадет мәктәпләре укучылары җәмгыять белеме буенча олимпиадада ярыштылар

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

26-28 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре укучылары арасында “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” дип аталган республикакүләм олимпиада уздырды.
Олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән районнарыннан 124 укучы катнашты. Катнашучыларга тест биремнәре, икътисади һәм хокукый бурычлар, чагыштыру өчен биремнәр, кроссвордны чишү тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International